Добро пожаловать на наш сайт
Укучыларның интеллектуаль һәм рухи үсешен формалаштыруда, аларның үзаңын һәм белемен күтәрү һәм канәгатьләндерүдә, китап укуга тартуда Әтнә үзәк балалар китапханәсенең әһәмияте зур. Безнең китапханәгә балалар бик теләп һәм кызыксынып йөриләр. Биредә алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар табалар, газета - журналлар белән танышалар, өстәл уеннары уйныйлар, компьютерда шөгыльләнәләр, төрле масса-чараларда катнашалар. Китапханә фондындагы төрле өлкәләргә кагылышлы 22 меңгә якын китап һәрдаим тулыландырып торыла (мәсәлән 2012 елда – 484 данә китап), китапханәчеләр елга 1641 укучыга хезмәт күрсәтәләр, аларга 56617 китап бирелә. Районыбызда бер милләт халкы - татарлар гына яши. Мәктәпләрдә фәннәр туган телдә укытыла, шуңа да китапханәләрдә укылган китапларның яртысы татар телендә.
Үзәк балалар китапханәсендә махсус югары белемле 3 хезмәткәр эшли.
Китапханәдә төрле юнәлешләр буенча актив эш алып барыла. Китап укуга балаларны күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, һәрбер укучы белән аерым эшләргә тырышабыз.
“Нәниләр почмагы” дип исемләнгән балалар почмагы иң бәләкәй укучыларны үзенә тартып тора: балалар пластилиннан төрле сыннар, төсле кагазьләрдән төрле уенчыклар ясыйлар. Китапчык-уенчыклар – аларның иң яраткан беренче китаплары.