История

“Китап – киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең”,- дип юкка гына әйтмиләрдер. Тормыш безнең алдыбызга куйган четерекле сораулар булганда да, күңел тулганда да, берәр киңәш кирәк булса да, җавапны китаплардан эзлибез. Кешенең кәефенә, сәламәтлегенә китапның уңай йогынты ясавы хакында һәрвакытта да белгәннәр. Китап кешене өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалый да. Әдәби әсәрне укыганда кешеләр я җитдиләнәләр, я рәхәтләнеп елмаялар, көләләр. Димәк, уку кешене битараф калдырмый. Китап ул- кешегә тәэсир итәрлек ниндидер могҗизалы көчкә ия.        

 

      Әтнә районында 1919 еллардан башлап китапханәләр, клублар, уку йортлары, мәктәпләр төзелә башлый. Олы Әтнәдә китапханәне оештыруда Сибәгатуллин Абдулла башлап йөри. Бу елларда китапханәләр уку өе дип атала. Шунда китап бирү, кычкырып газета уку, докладлар, лекцияләр оештырыла. Уку өе авыл халкының ял итү урыны, культура-масса эшенең үзәге булып әверелә.  Соңрак зур уку өйләре китапханә дип атала башлыйлар.  1931 елда Әтнәдә зур янгын була. Бу вакытта китапханә урнашкан бина да яна, шунлыктан китапханәне су буендагы икенче бер йортка күчерәләр.

      Заман таләпләре балаларга аерым  китапханә хезмәте күрсәтү  кирәклеген  ачыклый. 1947 елның июнь аенда китапханәнең аерым бер бүлмәсендә балалар бүлеге оештырыла. Ул бик кечкенә генә бүлмәдә урнаша. Бүлекнең мөдире булып Әхмәтҗанова Зәйнәп апа эшли башлый. Зурлар китапханәсенә кайткан китаплардан сайлап алынып фондта алты меңнән артык китап булдырыла. Ул елларда китапханәгә йөз иллешәр укучы йөри.

      1953 елның башында олылар китапханәсе яңа бинага күченгәч,  Ахметзянова Зәйнәп апа шунда китә, балалар китапханәсе мөстәкыйль рәвештә элекке бинада җиде меңгә якын китап һәм өч хезмәткәр белән эшләп кала. Балалар китапханәсенең мөдире итеп Таҗетдинова Ләлә билгеләнә, бер китапханәче һәм бер техничка штатлары бирелә. Китапханәче булып Усманова Нурания, техничка булып Рамазанова Разия эшлиләр. 1955 елда уку залына да бер штат бирелә.  

      1960 елда балалар китапханәсе өчен 147 кв.метрлы яңа бина төзелә һәм 2005 елга кадәр китапханә шул бинада хезмәт күрсәтә. Бу елларда китапханәдә Вильданова Рәисә, Зарипова Нәзирә апалар эшлиләр. 1961 елда китапханәгә  Мәрдәнова Җәүһәрия апа килә. Ул "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган кеше, күп еллар балалар китапханәсен җитәкли.