“Место подвига - Афганистан” дип аталган Республика балалар иҗаты конкурсында катнашкан укучылар белән Очрашу кичәсе.

02.03.2014 22:07

Республика  балалар  китапханәсе  Хәрби  Коммисариат  белән  берлектә “Место  подвига - Афганистан”  дип аталган  балалар  иҗаты конкурсы игълан  иткән  иде.  Конкурста республикабызның барлык районнарыннан укчылар  катнашты.  Ел  саен  республикакүләм  мондый  конкурсларда  катнашу  күркәм  традициягә  әверелеп  китте  һәм  безнең  укучыларыбызның  уңышлары  да  мактанырлык.

         Конкурсның  аерым  таләпләренә  тукталсак, ул   2  номинациядә  10-12 һәм  13-14 яшьтәге  балалар    арасында  үтте. Укучылар  үзләренең  афганчы әтиләре,  абыйлары,  туганнары,  авылдашлары  турындагы язма эшләрен  Әтнә  Үзәк  балалар  китапханәсе  каршында  оештырылган  комиссиягә  җибәрә.  Язмалар  ике  дәүләт  телендә дә  кабул  ителә.

        Конкурска  килгән  барлык  язма  эшләр  комиссия  тарафыннан  каралганнан  соң,  лаеклы  дип  табылганнары  Республика  балалар  китапханәсенә  җибәрелә.

        Әтнә  Үзәк  балалар  китапханәсе  каршындагы  оештыру  комитетына барлыгы  19  эш  килде.   Укучыларыбызның  эшләре  һәрберсе  игътибарга  лаек,  балалар  бик  тырышканнар,  һәрбер  эштә  Әфган  җирендә  хезмәт  иткән  егетләрнең  аянычлы да,  гыйбрәтле дә  язмышы чагыла.  Укучылар әтиләре,  абыйлары,  туганнары  белән  горурлануларын  белдергәннәр, кирәк  идеме соң  бу гаделсез  сугыш,  дигән  сорауга үз   фикерләрен  әйткәннәр. Оештыру  комитеты  тарафыннан  һәрбер  эш  бик  җентекләп  карап  чыгылды, иң-иңнәрен  сайлап  алу  бердә  җиңелләрдән  булмады.  Сөйләшеп,  киңәшләшкәннән  соң  район  турында  җиңеп  чыккан  укучыларыбызның эшләрен Казанга  Республика  Үзәк  балалар  китапханәсенә  җибәрдек. Республикада  күпме  районнар  арасында  берәр  укучыбыз  призлы  урын  яулый  алырмы,  дип  борчылып  көткәннән  соң,  шатлыклы  хәбәр:

 

        Күңгәр урта  мәктәбе  укучысы  Гаделшин  Руслан  Рамил  улы  “Место  подвига - Афганистан”   дип  аталган  Республика  балалар  иҗаты  конкурсында  лауреат  исеме  яулаган. 

    Әйдәгез,  Руслан    белән  якыннан  танышып  китик.  Руслан,  мин  сине  бирегә  чакырам:

-         Руслан,  безне  үзең  белән  таныштырып  кит  әле?

 

    Руслан  7  сыныфта  укый.  Ул  “Авылыбызда – бердәнбер”  дип  аталган   хикәясендә  гомере  буе  Күңгәр  күмәк  хуҗалыгында  механизатор  булып  эшләгән, ә ул  утлы  елларда  Афган  җирендә  хезмәт  иткән  авылдашы  Закиров  Фарил  Шәрип  улы  турында  яза. Русланның  хикәясен  дулкынланмыйча  укымый  мөмкин  түгел. 

-

    Руслан,  без  сине бу  зур  җиңүен  белән  чын  күңелдән  котлыйбыз.  Республика  бунча  лауреат  исеме  алу  ул  зур  дәрәҗә.  Молодец! 

 

                    (Музыкаль пауза.

 

    Ә  хәзер  конкурсның  район  турында  җиңән  укучылар  белән  танышыйк.  Урыннар  билгеләгәндә  без  һәр  иҗади  эшнең  эчтәлегенә,  бизәлешенә, рәсемнәр, фотографияләр белән тулыландырылуына,     игътибар  иттек.

 

10-12  яшьлекләр  арасында:

   1  –  урын     Аскарова  Динә.  Динә  Күшәр  мәктәбенең  4  сыйныфында  укый,  аңа  11  яшь. “Мин кечкенә чагымнан ук Әфганстан сүзен ишетеп үстем. Чөнки Әфган ягыннан искән җил безнең нәселебезгә дә кагылмыйча узмый”, - дип  яза Динә, үзенең дәү абыйсы, Аскаров Ирек Фоат улына  багышлап  язган  иншасында. Ул  үзенең  язма  эшен  дәү  абыйсының  хезмәт  иткән  җирен  чагылдырган, хезмәттәше  белән  төшкән  фотосүрәтләр  белән бизәгән. Хәзер  мин  Динәне  бирегә  чакырам,  ул  язган  иншасын  үзе  укып  күрсәтер.

  2   -    урын       Гаязов  Салават.   Салават Казанда  яши  һәм  укый.  Җәй  көне Сапка  кунакка  кайта. Ул  Йолдызның  актив  укучысы.  Салават  үзенең  иншасын  абыйсы  Ситдиков Ильфар  Билал улы  турында  язган. 

  10-12 яшьлек  укучылар  арасында  3  урынны  без  2  укучыга  бирергә  булдык

  3  -  урын    Хайрулин Айнур.   Айнур  Өҗем  урта  мәктәбендә  укый. Айнур үзенең “Әфганстан хатирәләредип аталган иншасын   әнисенең  абыйсы  Гатауллин  Мөнирнең якты  истәлегенә  багышлый. “Мөнир  абый  бүген  безнең  арабызда  юк  инде, 1995 нче елның 9 июлендә, ике баласын, сөеклесен, әнисен, туганнарын калдырып, якты дөньядан китеп барды.  Тик минем нәселемдә шундый батыр кешеләр булуы белән бик горурланам. Һәр ир егет ил алдында үзенең бурычын үтәргә тиеш дип саныйм”,  -  дип  яза Айнур.   Сүз  сиңа,  Айнур

3 – урын     Хисматуллин  Ильсаф.   Ильсаф  О.Мәңгәр  урта  мәктәбендә  укый. “Батырлык  урыны - Әфганстан” дигән  язмасында  ул  әтисе Хисматуллин  Ильдар  Ильнур улы  турында  яза.

 

 

 

 

13-14  яшьлекләр  арасында:

      1  -  урын   Файзиева  Алия.  Алия  Күәм  урта  мәктәбендә  укый,  аңа 14  яшь. Ул  үзенең “Әфганстан – мәңге  төзәлмәс  яра” дип  аталган  очеркын Дусым  авылы  егете  Һадиев Дилүс  Котдус  улына  багышлап  язган. Әфганчы  егетләр бу канкойгыч  сугышта  алган  тән  һәм  җан  яраларыннан бик  тиз  арабыздан  китеп  баралар. Сугыштан  исән-сау  әйләнеп  кайтса  да, Дилүс  абый  да бүген  безнең  арабызда  юк  инде.  Ләкин  Алия  аның  гаиләсе,  әнисе  һәм  абыйсы  белән  очраша.  “Әфганда күргәннәре белән уртаклашырга бик яратмады. Күпме яшь гомерләр корбан булды бу сугышта. Күпме дусларын  цинк табутка салып кайтарырга туры килгән  аңа, - дип ачынып сөйләгән   әнисе.  Сүзне  хәзер  Алиягә  бирик.

     2  -  урын   Тухфатуллин  Салават.. Салаватка  14  яшь. Ул  Күәм  урта  мәктәбендә  белем  ала.белем  ала.  Салават  үзенең  “Әфган  җире – йөрәк  ярасы”дип  аталган  хикәясендә  әтисе  Тухфатуллин  Булат  Рәшит  улы  турында  яза. “Күпме яшь гомерләр өзелде ул сугышта.  Күз алдыңда бергә учебкага килгән, бар булганын бүлешеп, эч серләрен уртаклашып яшәгән дусларың, ватандашларың, милләттәшләрең үлеп калганга ничек түзәсең”,- дип  искә  ала аның  әтисе.    Сүз  сиңа, Салават.

   3  урынны  13-14 яшьлек  укчылар  арасында  3  укучы  бүлеште.

    3  -  урын    Касимов  Илназ.   Илназ Олы  Әтнә  урта  мәктәбендә  белем  ала. Әтисе  белән  горурланып “Мин  әтиемне – патриот дип саныйм”, дип  яза  Илназ үзенең иншасында.  Әйдәгез,  Илназның  үзен  тыңлыйк  әле.

 

    

    3  -  урын   Хайруллин  Рифат.  Рифат  Күшәр  урта  мәктәбендә  белем ала .                                 Әфганстан, синең юлларыңнан

                                         Кайгылар күп кайтты безнең якка...

   Тауларыңны яклап сугышканнар

   Таш күтәреп йоклый зыяратта. 

  Үзенең  иншасына  эпиграф итеп  алган  Вәли Һадиуллинның  бу  шигъри  юллары кургаш  табут  эчендә  кайткан егетләрнең,  шул  исәптән,  Хайруллин  Зөлфәт  Зөфәр  улының   ачы  язмышларын  чагылдыра.  Рифат,  сүз  сиңа.                                    

    3  -  урын   Заляев  Айрат.   Айрат  Яңа Шашы  урта  мәктәбендә    укый.  13  яшь. “Хәзерге вакытта ул сугыш турында ни генә сөйләсәләр дә, интернациональ  бурычларын  үтәүче  солдатлар,  шул  исәптән  әтием дә зур батырлык күрсәттеләр”,- дип  яза  Айрат  әтисе Әнәс  Харис  улы  турында.  Әйдәгез,  Айратның  үзен  тыңлыйк.